Бүген Түбән Кама муниципаль районының башлыгы, Түбән Каманың мэры Айдар Метшин сәламәтлек саклау оешмаларына – 2нче номерлы балалар сырхауханәсенә, 1нче номерлы сырхауханәгә һәм консультатив-диагностик сырхауханәгә килеп китте. 2017 елда бу объектларда 2017–2018 елларга хисапланган сәламәтлек саклауның беренче буынын модернизацияләү һәм ныгыту буенча яңа республика программасы чикләрендә капиталь ремонт ясалачак. Исегезгә төшерик, программа ТР Президенты белән килештергән иде һәм сырхауханәләрнең биналарын капиталь ремонтлауны һәм хәзерге заман медицина җиһазы белән җиһазландыруны үзенә кертә.