Яр Чаллыда бу елда өлкән халыкка хезмәт күрсәтү өчен 8 сырхауханәдә һәм 6 балалар сырхауханәсендә (15 бинада) ремонт ясарга планлаштыра. Моның турында пресс-конференциядә Яр Чаллы буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең сәламәтлек саклау ресурслары белән идарә итүнең оештыру-икътисад бүлеге башлыгы Резеда Мавзютова хәбәр итте.