Бөек Җиңү Көне – илебезнең халыгы өчен иң әһәмиятле, мәгънәле бәйрәм. Шушы иң бөек көнне тормыш бәясе белән якынайтканнар алдында без бик зур бурычлы. Немец-фашист илбасарлары өстендә Җиңүгә Татарстан медицина хезмәткәрләре бик мөһим өлеш керттеләр. Алар сугыш кырында, дошманның ут яңгыры астында, медицина пунктларында, госпитальләрдә һәм хастаханәләрдә, фронтта һәм тылда, партизан отрядларында, дошман вакытлыча басып алган территориядә яраланганнарга һәм авыручыларга медицина ярдәмен күрсәттеләр. Кирәклек булганда, медицина инструментларын читкә алып куеп, кулларда кораллар белән яралганнарны якларга бардылар. Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән, республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында илебезнең Җиңүенә, шулай ук аның киләсе тыныч үсеше өчен уңай шартларны төзүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Сезнең биографиягез - Ватанга хезмәт итүнең искитәрлек үрнәге. Ихлас күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең тормышыгызда сөендерүче һәм оптимистлыкны тудыручы әйберләр күбрәк булсын! ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин.