Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәте 7 меңнән артык чакыру үтәде

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елның 1 маеннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7370 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1139 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5802 – төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 38 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 955 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 33 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 32 кеше зыян күрде. 19 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә 1 кеше вафат булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 21 тапкыр чыкты.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 108гә кимеде (бәхетсез очраклар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, янгыннар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча 16га кимеде. Мөрәҗәгать итү саны көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә,  бала табулар буенча – 28гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 238гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International