8 майдан башлап 17нә кадәр Татарстанда артериаль гипертонияне профилактикалау атнасы уза. Гипертонияне гасыр авыруы дип атыйлар, ул һәр ел белән тагын да яшьрәк була. Ешрак авыру ачык-ачыктан күрсәтүсез уза. Югары артериаль кан басымының беренче билгеләре булган баш авыртуын, көчсезлекне, йокысызлыкны күбесе арыганлыкка язып куялар. Бу вакытта кешенең кан тамырларына һәм йөрәгенә ярдәм кирәк. Артериаль гипертония – миокард инфаркты һәм баш мие кан әйләнешенең бозылулары кебек йөрәк-кан тамырлары авыруларының һәм аларның өзлегүләренең үсеш рискының иң таралган факторларының берсе.