Бүген Халыкара шәфкать туташы көне билгеләнә

2017 елның 12 мае, җомга

12 майда бөтен дөньяда үз һөнәри бәйрәмнәрен шәфкать туташлары билгелиләр. Бу көн юкка гына сайланмаган, Кызыл Хач Халыкара оешмасы карары буенча ул инглиз шәфкать туташы Флоренс Найтингейлнең туган көнендә билгеләнә. Флоренс Найтингейл Кырым сугышы вакытында дөньяда беренче шәфкать туташлары хезмәтен оештырды. Бәйрәмгә 100 елдан артыграк булса да, ул рәсми итеп 1971 елда гына оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International