Бүген Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе биналарында «Игелек ярминкәсе» дигән хәйрия чарасы – җырлар, биюләр һәм клиника табибларының һәм шәфкать туташларының куллары белән эшләнгән төрле-төрле ашамлыкларны ашап карау белән булды. Чара Халыкара шәфкать туташы көненә туры китерелгән иде.