2017 елның 8 маенан башлап 14 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7770 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1097 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6156 – төрле авыруларга, шул санда 166 инсультка һәм 53 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 976 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 31 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, алардан 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 19 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 400гә артты (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә). Чакырулар саны инфарктлар буенча 15кә артты. Чакырулар саны инсультлар буенча 15кә, янгыннар һәм ЮТҺ буенча – 2гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 42гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.