15 майдан башлап Татарстанда Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган акция башлана. Шулай Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында профилактика чаралары узачак. Атап әйткәндә, белегчләр белем бирү оешмаларына һәм предприятиеләргә килеп китәчәкләр. Анда алар ВИЧ һәм СПИД глобаль мәсьәләсе турында сөйләчәкләр, шулай ук ВИЧка экспресс-тестлауны уздырачаклар.