Казанда атна эчендә Ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

2017 елның 15 маенан башлап 21 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1449 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5860 – төрле авыруларга, шул санда 200 инсультка һәм 39 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1041 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 41 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 43 кеше зыян күрде, алардан 19 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 26 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 157гә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча –  10га,  янгыннар буенча – 7гә, инсультлар буенча – 34кә артты.  Чакырулар саны бала табулар буенча – 12гә һәм инфарктлар буенча –  14кә кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 352гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International