«СТОП, ВИЧ/СПИД» акциясе Чирмешән районында узды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көнен уздыру чикләрендә Чирмешән районында «Стоп, ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Чирмешән үзәк  район хастаханәсенең белгечләре урынлы яшәүчеләргә кешенең иммун системасына ВИЧ-йогышының тәэсире турында, ВИЧ һәм СПИД профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Алар, урам буе узып, буклетлар һәм кызыл тасмалар (СПИД белән көрәшү билгесе, шундый акцияләрнең мәҗбүри атрибуты)  өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International