Яр Чаллыда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара булды. Концерт барышында Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина «Иң яхшы балалар табибы-2017» халык тануы конкурсының җиңүчеләренә рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды.