Конфедерацияләр кубогы кунаклары Казанда ВИЧка түләүсез теслауны үтә алачаклар

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Казанда «Җиңү өчен тест. Test to win» дигән Мәгъүлүматый кампания үзәге ачылды. Монда, ун көн дәвамында, шәһәрдә торучылар һәм кунаклар ВИЧка түләүсез тест үтә алачаклар. Республика СПИД-үзәгенең табиблары һәм волонтерлары бөтен килүчеләргә үз ВИЧ-статусыңны белүнең мөһимлеге турында сөйлиячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International