2017 елның 12 июненнән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7510 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1518 чакыру керде.
Чакыруларның иң зур саны – 5762 – төрле авыруларга, шул санда 205 инсультка һәм 49 инфаркта туры килде.
Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 81 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1086 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 46 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 45 кеше зыян күрде, алардан 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, берсе ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 22 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 325кә артты (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 10га, инфарктлар буенча – 2гә, инсультлар буенча – 22гә артты. Чакырулар саны янгыннар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 3кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 178гә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.