ЮТҺ Яр Чаллыда бүген булды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллыда, Боровецкий урманы районында, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше, шул санда ике яшьлек бала, зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә медиклар килгәнче вафат булды. Өч зыян күргән кеше урта дәрәҗәле хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International