Түбән Камада Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән бәйрәм чарасы узды. Концерт Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләренең көчләре белән оештырылган иде. Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә 2,5 мең медик хезмәт итә. Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова билгеләгәнчә, хастаханәне нык һәм көчле коллектив аера.