Бүген Республика клиник хастаханәсендә пациентларның хәле һәм аларны дәвалау мәсьәләләре буенча медиклар өчен видеоконсультация системасын тәкъдим иттеләр. Хәзер хастаханә белгечләре район хастаханәләренең табиблары белән, хәттә ялда булганда да бәйләнешкә керә алачаклар.