Казанда яшәүче хатын-кызлар сөт бизләрен тикшерүне үтә алачак

2017 елның 23 июне, җомга

25 июньдә «МЕГА» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16 сәг. кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән социаль акция узачак. Акция чикләрендә хатын кызлар түләүсез Республика клиник онкология диспансерының онкологлары-маммологлары каравын, инновацион җиһазда ультратавыш тикшерүне уза һәм күкрәкнең яман шеше профилактикасы мәсьәләләре буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International