Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

2017 елның 19 июненнән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 6974 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1445 чакыру керде.

Чакыруларның иң зур саны – 5247– төрле авыруларга, шул санда 196 инсультка һәм 41инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 81 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1049 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде. 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 20 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 536га кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклары исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 8гә, янгыннар буенча –  2гә, инфарктлар буенча – 8гә һәм инсультлар буенча – 9га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 73кә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International