Түбән Каманың «Гаилә» паркында сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган чара узды. Ничек дөрес ашарга, сәламәтлек нәрсә ул һәм аны ничек сакларга – бу һәм башка сорауларга пракка кечкенә килүчеләр җавап бирделәр. Балалар шулай ук конкурста һәм бию флешмобында катнаштылар. Һәр теләүче бу көндә үзенең артериаль кан басымын үлчи һәм Медицина профилактикасы үзәге белгечләренең консультацияләрен ала алдылар.