Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру буенча акция булды. Анда шәһәр һәм район халкы катнашты. Битараф булмаган кешеләр күп булды – пациентларның гомерләрен коткару өчен донорлар 22 литрдан артык кан тапшырдылар. Кан тапшыруда катнашканнар арасында – мактаулы донорлар, хастаханәнең һәм мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре.