Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучы булырга мөмкин. Талпан энцефалиты – кешеләрнең авыр йогышлы авыруы, ул үзәк нерв системасына зыян китерә. Кешене йоктыру талпан ябышу вакытында була. Очракларның күбесендә инкубацион чор 7–14 көн, сирәк 1 көннән башлап 30 көнгә кадәр тәшкил итә.