Танылган татарстан хоккеисты Түбән Кама балалар хастаханәсенә яңа туган балаларны яхшы тәрбияләү белән сәламәтләндерү өчен җиһазлар бүләкләде

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Яңа  туган балаларны яхшы тәрбияләү белән сәламәтләндерү өчен кирәкле 5 электр суыргычны Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә бүләккә Милли хоккей лигасының уйнчысы, хастаханә дусты Наил Якупов тапшырды. Бу инде оешмага спортчы зур булышлык күрсәткәннең беренче очрагы түгел. Элегрәк «Нефтехимик» хоккей клубы буенча коллегалары белән бергәләп Наил Якупов Балаларны яклау көненә багышлаган бәйрәмдә катнашты. Анда һәр кечкенә пациент хоккеист кулларыннан бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International