Узган кич Мамадыш районында Волга М-7 ФАЮның 971 км-да ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм дүрт кеше (шул санда бала) уртача авыр хәлдә Мамадыш үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.