2017 елның 5 июленнән башлап 14нә кадәр Бөтенроссия ВИЧка тестлау көне чикләрендә, Бөтенроссия гаилә, мөхәббәт һәм тугрылык көненә туры китерелгән түләүсез аноним ВИЧка тестлау буенча ункөнлек узачак. Акция максаты – ВИЧ-йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкның хәбәрдарлыгын һәм ирекле тестланган гражданнарның санын арттыру.