Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү буенча Республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин һәм Республика үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова Түбән Каманың йогышлы авырулар хезмәтенең эше һәм аның үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.