Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларда кан тамырлары патологиясен эндоваскуляр давлау буенча мастер-класс узды. БРКХ пациентына – ми артериясенең аневризмасы белән балага ярдәм кирәклеге Татарстанның һәм Россиянең рентген хирургик алымнары һәм нейрохирургия өлкәсендә әйдәүче экспертлар көчләрен берләштерде.