2017 елның 5 июленнән башлап 14нә кадәр Бөтенроссия ВИЧка тестлау көне чикләрендә, Бөтенроссия гаилә, мөхәббәт һәм тугрылык көненә туры китерелгән түләүсез аноним рәвештә ВИЧка тестлау буенча ункөнлек узачак. 14 июльгә кадәр ТР ССМ Реепублика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм алар белән көрәшү буенча үзәгендә (Казан, Вишневский ур., 2А) һәр теләүче кеше ВИЧка тестлауны түләүсез аноним рәвештә уза ала. Үзеңнең ВИЧ-статусыңны дүшәмбедән башлап җомга көненә кадәр 8 сәг. башлап 18 сәг. кадәр һәм шимбә көнне 9 сәг. башлап 14кә кадәр белергә мөмкин. Якшәмбе – ял көне. Түләүсез тестлау шулай ук Яр Чаллыда һәм Әлмәттә үткәрелә.