Узган кич, Әтнә районында ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, аларның берсе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды. 4 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әтнә үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Әтнә үзәк район хастаханәсенең фельдшер бригадасы чыкты.