Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

2017 елның 3 июленнән башлап 9 июленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7049 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1256 чакыру керде.

Чакыруларның иң зур саны – 5438– төрле авыруларга, шул санда 173 инсультка һәм 45 инфарктка туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 86 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 977 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 42 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 48 кеше зыян күрде. 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 23 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 97гә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 5кә, янгыннар буенча -3кә, инфарктлары буенча – 5кә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча –  2гә, инсультлар буенча – 23кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 192гә кимеде. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International