Бүген 14.33 сәг. Балык Бистәсе районында, Волга М-7 ФАЮның 918 км-да ЮТҺ булды. Йөкле һәм җиңел автомобильләр бәрелешү натиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, шул санда 13 яшьтәге бала. Ике кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды. Бала уртача авыр хәлдә Балалар клиник хастаханәсенә китерелде.