2017 елның 11 июленә хәл буенча республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺдә зыян күргән 4 кеше урнашкан. Алар арасында 2 кеше – уртача авыр хәлдә РКХдә һәм 2 кеше – канәгатьләнерлек хәлдә «Татнефть» ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә. Исегезгә төшерик, 2 июльдә Зәй шәһәренә керү урынында ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә 28 кеше зыян күрде, шуларның 14 кешесе һәлак булды.