Бүген Адел Вафин Чистай үзәк район хастаханәсе бүлекләренә килеп китте. Анда ул оешманың хезмәткәрләре һәм пациентлары белән аралашты. Шулай ук Адел Вафин балалар сырхауханәсе территориясендә булып китте. Анда хәзер төзү эшләре бик кызу баралар. Чистай ҮРХ микрорайонында сырхауханә беренче яшь пациентларны шушы елның көз көннәрендә инде кабул итәчәк.