Түбән Камада кеше организмында наркотик матдәләрнең 300 мең төрен ачыклаучы газ белән эшли торган хроматограф барлыкка килде

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Түбән Кама наркология диспансерында бөтен танылган наркотик матдәләргә анализлар ясаячаклар – лабораториядә газ белән эшли торган «Маэстро» хроматографы барлыкка килде. Анализатор кеше организмында нааркотик матдәләрнең 300 мең төрен билгели ала. Республикада шундый медицина җиһазы Казанда һәм Яр Чаллыда бар. Элек анализларны шунда тапшырганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International