Бүген Яр Чаллыда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сабантуй үтте. ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең инициативасы буенча хосусый медицина оешмалары белән бергә профилактик акция узды. Агың чикләрендә һәр теләүче үз артериаль кан басымын үлчи, канда шикәр дәрәҗәсен тикшерә, ЭКГ үтә һәм табиб-кардиологның консультациясен ала алды.