Адел Вафин КХРның Хунань провинциясе Сәламәтлек саклау департаментының делегациясе белән очрашты

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Исегезгә төшерик, шушы көннәрдә эш визиты белән делегация –  Казанда, һәм Татарстанның әйдәүче клиникаларына килеп китте. Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашу барышында республиканың баш табибы Адел Вафин Татарстанда система ничек төзелгән турында, тармакның төп бурычлары һәм приоритетлары турында сөйләде. Хунань провинциясе халык хастаханәсенең директор урынбасары, баш табиб  Ли Цюаньцин Татарстан кунакчыллыгы белән һәм халыкка медицина ярдәмне күрсәтү оештыруның бөек дәрәҗәсе белән гәҗәпкә калдырды, дип билгеләде. Кунаклар шулай ук презентацияне тәкъдим иттеләр. Яклар югары технологияле, шул санда халыкка кардиологик медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре, профилактик эшне,  медицина белемен бирүне, фармацевтик өлкәне яңарту һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу хезмәттешлек перспективалары турында фикер алышулар һәм бүләкләр бирү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International