2017 елның 17 июленнән башлап 23 июленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7811 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1452 чакыру керде.
Чакыруларның иң зур саны – 5981– төрле авыруларга, шул санда 172 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуына һәм 36 инфарктка туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 92 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1110 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 49 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 50 кеше зыян күрде. 33 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 18 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 485кә артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, бала табулар буенча – 6га, янгыннар буенча -1гә артты. Көчле миокард инфарктлары буенча – 27гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 49га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 103кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.