Бүген Яңа Чишмә районында, Казан – Әлмәт а/ю-да, Акъяр саласы янында ЮТҺ булды. Җиңел автомобильнең аударылу нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда 1 (2013 елда туган) бала. ЮТҺ урынына Яңа Чишмә АЯ бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Яңа Чишмә ҮРХнә китерелделәр, ике кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә, дүрт кеше, шул санда бала, уртача авыр хәлдә.