«Кояшлы» һәм «Гагарин исемендәге» балалар сәламәтләндерү лагерьларында балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны оештыру буенча пропаганда чараларын уздыру өчен «Кояшлы» һәм «Гагарин исемендәге» балалар сәламәтләндерү лагерьларына чыктылар. Гигиеник тәрбияләү бүлегенең табибы балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары турында, сәламәт ашау, хәрәкәт активлыгы һәм позитив фикерләү файдасы турында сөйләде. Ул яшьләр арасында зарарлы гадәтләр турында аерым темага кагылды. Шулай ук җәйге җәрәһәтләнүне кисәтү максаты белән балаларның куркынычсыз тәртипләренә басым ясалды. «РМПҮ» ДАССО медицина реабилитациясе бүлегенең белгече сын-гәүдәнең бозылуына 150 бала тикшерде. Лагерьларның медицина хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм җәй чорында профилактик эшне оештыру буенча консультация уткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International