Түбән Камада Җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау елына туры китерелгән акция узды

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Түбән Камада торучылар белән сколиоз, яссы табанлылык кебек популяр авырулар турында сөйләштеләр. Балалар рәхәтләнеп зарядка ясадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Олыларны авырулар диагностикасы мәсьәләсе кызыксындырды. Спорт медицинасы табибына теләүчеләрдән чират төзелде. Табиб һәр кешене карап тикшерде һәм  авыруларны профилактикалау буенча киңәшмәләр бирде. Акция максаты – терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларына игътибарны арттыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга дәлилләр оештыру, үз сәламәтлеген саклау өчен һәр гражданинның җаваплылыгын арттыру. Чара чикләрендә акциядә катнашучылар өчен «Сәламәтлек өстәле» эшләде. Анда  алар артериаль кан басымын үлчи алдылар, шулай ук профилактик буклетлар  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International