Җәйге чорда йогышлы авыруларны профилактикалау турында «Татар-информ» МАда сөйлиячәкләр

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге чорда йогышлы авыруларны профилактикалау турында «Татар-информ» МАда сөйлиячәкләр

 

 Иртәгә, 28 июльдә, 11.00 сәг. «Татар-информ» МАда җәйге чорда йогышлы авыруларны профилактикалау турында сөйлиячәкләр. Пресс-конференциядә докладчылар булып ТР буенча кулланучылыр хокукларын саклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесенең урынбасары  Любовь Авдонина һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш йогышлы авырулар белгече Халит Хаертынов. «Татар-информ» МА сайтында пресс-конференцянең  онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Теләүчеләр видеога аңлатмаларда сораулар бирә алачаклар. ММЧ аккредитациясе pr@tatar-inform.ru. электрон почтасы буенча үткәрелә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International