ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова һәм медицина оешмаларының баш табиблары ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту һәм ныгыту республика программасына кергән объектларына килеп киттеләр. Анда дүрт объект керде: 1нче номерлы сырхауханә, 2нче номерлы балалар сырхауханәсе, консультатив-диагностик сырхауханә һәм перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган балаларның патологиясе бүлеге. Яңартуга республика бюджетыннан 330 миллионнан артык сумм бүлеп чыгарылды. Шулай ук делегация ашыгыч медицина ярдәме станциясенә килеп китте. Анда капиталь ремонт тәмамланды инде.