ЮХКДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре РКХ кан җибәрү бүлегенең «Игелек тамчысы» акциясендә катнаштылар

2017 елның 28 июле, җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе кан җибәрү бүлегенең «Игелек тамчысы» донорлар акциясе Казан шәһ. ЮХКДИ хезмәткәрләре катнашулары белән узды. Донорлар регистрацияне, консультацияне һәм сәламәтлек хәленә табибта карап тикшерүне уздылар, анан соң һәр донор өчен бирергә мөмкин булган кан саны (250-450 мл) билгеләнде. Бирүдән соң кан ээшкәртүгә хастаханәнең радиологик лабораториясенә җибәрелде. Казан шәһ. ЮХКДИ хезмәткәрләренең булышлыгында республика хастаханәсе бүлегенең кан банкы 16 литр донор канына тулыланды. Хәзерләп куелган кан компонентлары РКХ һәм башка медицина оешмаларының пациентларын дәвалауга барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International