«Гепатитка – юк» дигән акция КФТТУ (КАИ) «ИКАР» спорт-сәламәтләндерү лагерында узды. ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәгенең һәм «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиблары студентларга йоктыру юллары, авыруны профилактикалау һәм дәвалау алымнары турында сөйләделәр.