Бөтендөнья күкрәк белән ашатуга булышлык атнасы чикләрендә 2017 елның 1 августыннан башлап 10на кадәр республикада «Күкрәк белән ашату – баланың сәламәтлеген формалаштыруга юл» темасына тематик ункөнлек уза. Күкрәк белән ашату – бала тормышының беренче көннәреннән органнарын һәм системаларын формалаштыру һәм камилләштерү өчен кирәкле матдәләр һәм энергия белән тәэмин итүче бердәнбер чыганак. Ана сөте искиткеч итеп баланың ашкайнату һәм матдәләр алмашу үзенчәлекләренә җайлаштырылган.