Бүген Иннополис шәһ. медицина үзәгенә «ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге» ДОның идарә итүчесе Рамил Гайззәтуллин килеп китте. Үзәкнең кунагын дәвалау-реабилитация үзәгенең эше белән таныштырдылар: ашыгыч хирургия, амбулатор реабилитация, консультатив диагностика бүлекләрен, шулай ук клиник-диагностик лаборатория эшен күрсәттеләр. Визит барышында яклар үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.