Казанда, 1968 елның СССР медицина югары уку йортларының беренче Бөтенроссия фестиваленең 50 еллыгына туры китерелгән, «Илһам эпохасы» дигән Ретро-концерт узды. Казан дәүләт медицина университетының актлар залында бәйрәм концертына Татарстанның медицина берләшмәсе вәкилләре, сәламәтлек саклау ветераннары һәм студентлар-медиклар җыелды.
Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Санкт-Петербургтан һәм Башкортостан Республикасыннан белгечләр делегациясен кабул итте. Кунаклар клиникада сыйфат менеджменты системасы буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында булдылар, эре күп профильле стационар бүлекчәләрдә сыйфат белән идарә итү системасының хәле белән таныштылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8377 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1202 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 918 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 35 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 39 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 71 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6501 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 63, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 161.
«Рональд Макдональд йорты» гаилә кунакханәсендә Бөтендөнья җитлекми туган балалар көненә багышланган бәйрәм узды. БРКХ белгечләре ата-аналар һәм аларның балалары белән очраштылар.
Чистай ҮРХнең медицина хезмәткәрләре йөзү буенча ГТО нормативларын тапшырдылар.
Республика клиник хастаханәсендә һөнәри компетенцияне камилләштерү ысулы буларак урта медицина хезмәткәренең һөнәри әһәмиятле кыйммәтләрен формалаштыру буенча дәресләр уза.
Түбән Каманың баш онкологы Марат Хәйруллин өченче буын университеты студентларына шешләр һәм куркыныч төркемендә булган кешеләр турында сөйләде. Лекциядә онкология белән авыручылар һәм аларның туганнарына ярдәм итүче «Без бергә» хәйрия оешмасы вәкилләре дә бар иде.
Казанда Терапевтларның Россия фәнни медицина җәмгыятенең милли проекты кысаларында «Эчке медицинаның заманча тенденцияләре. Кардионефрологиянең һәм бөер алмаштыру терапиясенең көнүзәк мәсьәләләре»дигән регионара фәнни-гамәли конференция узды.
Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында 2018-2019 елларның «Сәламәтлек» XV Спартакиадасы чикләрендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең командалары арасында шахмат буенча ярышлар узды. Ярышта 7 Сәламәтлек саклау учрежденисеннән 12 хезмәткәр катнашты.
Белем бирү семинарларын «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Балалар республика клиник хастаханәсенең территориясендә урнашкан гаилә кунакханәсендә үткәрделәр.