Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8337 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8377 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1202 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 918 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 35 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 39 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 71 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6501 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 63, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 161.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International