Мәскәүдә Идел Буе Федераль Округы педиатрларының һәм неонатологларының түгәрәк өстәле узды. Татарстан Республикасыннан белгечләр Делегациясен БРКХ медицина эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Басанова Лилия җитәкләде. Очрашу «Балачакның унъеллыгы 2017-2028» законопроектын гамәлгә ашыру кысаларында махсуслаштырылган балалар ризыгын җитештерү индустриясен үстерүгә багышланган иде.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7214 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1403 чакыру. 1054 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтенә – 39 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 28 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 87 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5500 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфаркты – 47, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – 188.
Ингушетия Республикасында Татарстан табиблары хирургик һәм уроандрологик авырулы балаларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча белем бирә торган мастер-класслар сериясен үткәрделәр. Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре: м.ф.д, профессор Әкрәмов Н.Р., бүлек мөдире Подшивалин А.А. һәм табиб-анестезиолог Ганиева Л. Б. – экспертлар буларак чыгыш ясадылар. Мастер-класс барышында барлыгы 100дән артык балага консультация уздырылды, шуларның 25 хирургик дәвалану алды. Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров һәм сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова Татарстан белгечләренә рәхмәт белдерделәр һәм, аларның һөнәри осталыкларын һәм медицина өлкәсенә кертелгән өлешләрен билгеләп, мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Казан шәһ. Совет районының 181нче номерлы күп профильле мәктәбендә «эшлекле иртәнге аш» уздырылды. Формаль булмаган шартларда БРКХнең офтальмология бүлеге мөдире Алексей Расческов укучылар белән аралашты. Ул балаларга гаджетларның күзләр сәламәтлеге өчен булган зыяны турында сөйләде. Казан шәһәренең Туклану департаменты «эшлекле иртәнге аш» оештыручысы булып чыгыш ясады. Очрашу турында сюжетны «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Исәнмесез!» программасында карагыз.
2018 елның 24 августында БРКХ сырхауханәсенең бинасында актлар залы алдында Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (РМКМҮ) белгечләре мәгълүмат көне үткәрделәр.
24нче августта Мамадыш ҮРХ җирлегендә Онкопатология белән пациентлар мәктәбе узачак. Чара Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының һәм Яр Чаллы шәһ. «Икенче сулыш» дигән онкопациентларга һәм аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм үзәгенең булышлыгы белән узачак.
8 ноябрьдә «Гранд Казан» кунакханәсендә «Инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре: үтә көчле инсульт чорында антитромботик терапия» дигән халыкара катнашу белән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең оештыручысы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тора.
Сөт бизе авыруларын кисәтү кысаларында сентябрьдә һәм октябрьдә Түбән Камада ММИ буенча түләүсез маммографик карап тикшерү узачак. Маммографик диагностика хатын-кызларда башлангыч стадияләрдә сөт бизе авыруларын ачыклау һәм диагностикалау өчен кулланыла. Карап тикшерү вакытында хатын-кыз күкрәген тикшерү өчен нурланышның югары булмаган дозаларының рентген системалары кулланыла.
Республика онкология диспансерының тернәкләндерү бүлегендә арт-терапия буенча дәрес узды. «Икенче сулыш» дигән Яр Чаллы онкологик булышлык үзәгенең арт-терапевты, психологы Мария Пелагеина җитәкчелегендә пациентларның искиткеч материал – манный ярмасы белән иҗат итү мөмкинлекләре булды. Дәрес «Яман шешне җиңәчәкбез» ТР региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Арт-терапия группада эшләү вакытында иҗади потенциалны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, вак моторика рецепторларын тактиль эшләтүгә һәм эмоциональ хәлне стабильләштерүгә ярдәм итә.
Республика клиник хастаханәсенең тулай торагы бинасында Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләренең көчләрен һәм чараларын җәелдерү белән янгын-тактик тренировка укулары узды. Объектның оператив-тактик характеристикаларының үзенчәлекләрен өйрәнү, янгын сүндерү вакытында бүлекчәләрнең идарә итү буенча эшне оештыруның дөрес алымнарын һәм ысулларын үзләштерү укуларның максаты булып торды.