Яңа җиһазлар, хәзерге заман технологияләре, инновацион караш патоморфологик тикшеренүләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм гистологик тикшеренүләрен үтәү тизлеген арттырырга рөхсәт итәләр.
Бүген БРКХнең шәфкать туташлары һөнәри осталык буенча WorldSkills корпоратив чемпионатында катнаштылар. Клиника экспертлары «Медицина һәм социаль карау» һәм «Медицина лаборатор анализ» компетенцияләренә бәя бирүне үткәрделәр.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» Яр Чаллы социаль приютының тәрбияләнүчеләре һөнәргә юнәлдерелгән эш чикләрендә Кама балалар медицина үзәгенең балалар стационарына килеп киттеләр.
Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашу барышында республика ведомство башлыгы Татарстанда система ничек төзелегән турында сөйләде, тармак үсешендә приоритетлы бурычларны һәм төп юнәлешләрне билгеләде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
1 ноябрьдә «Сөләйман Палас» отелендә (Казан, Петербургская ур., 55) инсультны профилактикалау мәктәбе узачак. Регионара клиник-диагностик үзәгенең табиблары инсульт профилактикасы, авыруның риск факторлары һәм симптомнары турында сөйлиячәкләр. Казанлыларны скандинавия йөреше, вестибуляр гимнастика һәм парлы биюләр буенча мастер-класслар көтәләр. Чара ахырында «Инсультка каршы бергәләп» дигән флэш-моб узачак.
Яр Чаллыда бүген Яр Чаллы шәһ. педиатрия хезмәтенең юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Ул балалар сырхауханәсенең (элек 1нче номерлы сырхауханә) 45-еллыгына һәм балалар хастаханәсенең (элек 2нче номерлы БШХ) 35-еллыгына багышланды. Автоградның педиатрия хезмәтенең формалашуы нәкъ беренче балалар сырхауханәсе ачылуыннан башланды.
Татарстан медицина оешмаларының баш табиблары Мәскәүдә бүген ачылган Милли медицина палатасының «Россия сәламәтлек саклавы бүген: мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» конгрессында республиканы тәкъдим итәләр. Чара нәтиҗәсе буенча иң якын 5–10 елга сәламәтлек саклау үсешенең стратегиясе эшләп чыгаралачак.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
Түбән Камада яшь табибларның һәм үз эшенең осталары булучы белгечләрнең очрашуы узды. Гадәттәгечә, медиклар формаль булмаган шартларда, эш урыныннан читтә җыелдылар. Аралашуның шундый форматы Түбән Кама медиклары өчен гадәти булды – 2015 елдан башлап сәламәтлек саклау оешмаларында Яшь белгечләр советы һәм Остазлар советы оештырылдылар. Алар килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәргә һәм коллегаларның уңышларына шатланырга чакыра.